«Танып бел һәм уйна – табигать дөньясын ач!»: уен программасы (6+)

Мәктәп каникуллары вакытында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге бик шатланып үз ишекләрен мәктәп яны лагере балалары өчен ачты. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Танып бел һәм уйна – табигать дөньясын ач!» дигән уен программасы оештырылды.

Ползнай, играй, мир природы открывай
IMG_20220602_111102 (1)
IMG_20220608_104816
IMG_20220608_153649

Урман сукмаклары буйлап балалар мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты һәм урман тормышы, анда яшәүчеләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат туплады. Хайваннарда, кошларда, агачларда һәм чәчәкләрдә кунакта булдылар. «Урман алыплары», «Тиенгә гөмбә җыярга булыш», «Кайда кемнең йорты», «Чишмәне чистарт» уеннарында катнаштылар. Балалар зур кызыксыну белән Шишкинның «Нарат урманында иртә» рәсеменең пазлларын җыйды. «Чәчәкле» тукталышында чәчәк турында легенданы тыңладылар һзм кызыксынып табышмаклар язылган яфракларны өзделәр. «Мин урманга килсәм» уенында бик күңелле итеп уйнадылар. «Канатлы дуслар» тукталышында катнашучылар сайраулары буенча кошларны таныды, оядагы табышмакларны чиште, һәм шулай ук күчмә кошларны агачка утыртты. Барлык сынауларны үтеп, балалар бик күп урман могҗизасын һәм серләрен ачты. Ярышучылар яхшы кәеф һәм энергия алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: